Килдебякская сельская библиотека - филиал № 13

Литературный вечер "Әдәби кунакханә"

8 октябрь көнне Саба китапханәсе үзенең китап укучыларын кабат “Әдәби кунакханә” гә җыйды. Райондашыбыз Гөлсинә Галимуллинаның бөтен Европаны иңләгән, “Ел китабы – 2018” конкурсында җиңү яулаган “Тау җылысы” китабының төп геройлары Бельгиядәге татарлар җәмгыяте җитәкчесе Лилия Вәлиева, аның тормыш иптәше Жан Шмитц белән җанлы әңгәмә, җылы очрашу булды ул. Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин татар теле һәм мәдәниятен башка милләтләргә дә җиткерүләре, татарларларны берләштерүдәге олы хезмәтләре өчен кунакларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерде, истәлекле бүләк тапшырды. Гөлзилә Нуриәхмәтова, Искәндәр Вәлиев, китапханәчеләр үзләренең матур чыгышлары белән әлеге чараны бай эчтәлекле, хәтерләрдә озак сакланырлык бәйрәмгә әйләндерделәр. Ләйсән Билалова очрашуны йомгаклап, китап авторы Гөлсинә Галимуллинага, Лилия Вәлиева, Жан Шмитц, Алим Галимуллинга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.