Илеберская сельская библиотека - филиал № 10

“Сәламәт булыйк”-час здоровья

7 апрель – Бөтендөнья  сәламәтлек  көне. Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык.Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.әлеге дата уңаеннан Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре яшьләр белән берлектә “Сәламәт булыйк” дигән исем астында сәламәтлек сәгате уздырдылар.Чарада катнашучылар  ике командага бүленеп хәрәкәтле һәм баш миен эшләтә торган уеннар уйнадылар.Иң күп очко җыйган команда, иң җитез уенчы билгеләнде.