Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Китапханәче сүзе"

18 июнь көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе мөдире Мухаметзянова Л.Д. "Дулкын" телерадиокомпаниясендә "Китапханәче сүзе" тапшыруында чыгыш ясады. Тапшыру китапханәнең эшенә кыскача күзәтү ясау белән башланып китте.

Гаилә елы уңаеннан, тапшыруга «Буыннар тарихы-гаилә ядкаре» район фестиваленда катнашкан Мухаметзяновлар гаиләсе чакырылды. Алар үзләренең гаиләләре белән таныштырып, изге теләкләрен җиткерделәр.  

Шәхесләр елы уңаеннан, якташыбыз язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм “Бәллүр каләм” призы иясе Тәлгат Самат улы Нәҗмиев турында мәгълүмат бирелде.

Фән һәм үсеш елы елы уңаеннан, китапханәче Шәмәрдән авылының данлыклы рационализаторы Степанов Сергей Александр улы белән таныштырды.

“Яңа китап белән таныштыру” сәхифәсендә китапханә мөдире “Туган Батыр һәм Гаделлек Кылычы” китабы белән таныштырды.

Радиочыгыш эчтәлекле булды һәм Шәмәрдән  җырчыларының иҗат җимешләре белән үрелеп барды.