Шеморданская сельская библиотека - филиал № 1

"Ялкыннарны яндырып"

2024 елны бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган “ЯЛКЫН” балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә.  30 март көнне Шәмәрдән модель китапханәсенең уку залында яшьләр “Ялкын” журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Алар “Татмедиа” журналлары арасында бердәнбер орденлы журналның тарихы кайда, кайчан һәм ничек башланып китүе, нәшер итү эшендә турыдан-туры катнашучы кешеләр турында, журналның даими сәхифәләре, яңа басмалары белән таныштылар. Яшүсмерләр журналы хәзер нинди, “Ялкын”ны кемнәр иҗат итә һәм андагы бәхәс уяткан темалар турында сорауларга җавап таптылар. Чара азагында яшь китап сөючеләр үз фикерләрен җиткерделәр.