Исәнмесез! Мин Габделхәй Сабитов иҗатын өйрәнәм һәм аның публицистик язмаларын эзлим. "Карурманның күзләре бар" китабында һәм "Чаян" журналының 1965-1970 еллар аралыгындагы номерларында язмаларын таптым. Тик аның биографиясеннән билгеле, ул 1950 нче елларда ук публицистик язмаларын чыгарган булган. Менә шуларны каян табасы?
Хәерле көн!
Сез сораган тема буенча 1950-1960 еллардагы Татарстан матбугаты елъязмасы каралды.
Г. Сабитовның публицистик мәкаләләре исемлеген тәкъдим итәбез. Газеталар һәм журналлар вакытлы матбугат бүлегендә сакланалар (Пушкин ур. 86):
1.Сабитов Г. Хезмәт һәм җыр // Идель яшь язучыларның альманахы. – 1959. – № 2
2.Сабитов Г. Иҗат отчеты. Студия студентлары театр сәхнәсендә // Совет Татарстаны. – 1959. – 15 июль
3.Сабитов Г. Җыр яңгырый: [Минзәлә колхоз-совхоз театры оештырган агитбригада] //Совет Татарстаны. – 1959. – 23 авг.
4.Сабитов Г. Безнең җырлар:[Мәскәүнең Горький исем. Клубта үзешчән сәнгать түгәрәге эше турында]// Совет Татарстаны. – 1960. –20 гыйнв.
5.Сабитов Г. Театр көлдерәдер, уйнатадыр: [халык театрлары турында] //Татарстан яшьләре. – 1960. – 12 март
6.Сабитов Г. Сулмый торган чәчәкләр // Социалистик Татарстан. – 1961. – 25 апр.
7.Җәләлов А., Сабитов Г. Җир уяна... [агроном Г. Гарифуллин тур.]// Ялкын. – 1963. – № 5.
8.Сабитов Г. Нәрсә ул абстракционизм //Ялкын. – 1963. – № 6.
9.Сабитов Г. Урман кызы Таңсылу // Ялкын. – 1964. – № 8; № 9
10.Гаделшин Г, Сабитов Г. Җир яна иде // Ялкын. – 1965. – № 5.
Шулай ук Елъязмаларда язучының 1970-1980 елларда язылган публицистик мәкаләләре турында да мәгълүмат бар.