Сездә Я.Г. Абдуллинның " Татарская просветительская мысль" Казань,1976. китабы бармы. Булса электрон форматта аны ничек укып була. бу китапның татарчасы юкмы
Хәерле көн!
Китаплар татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә бар: (Кремль ур., 33; тел.: 292-70-35). Электрон варианты юк.
1. К 371; А13 469190-Л - нк; Абдуллин Я. Г. Татарская просветительская мысль: социальная природа и основные проблемы / Я. Г. Абдуллин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 319 с.
2. К 74.04; А13 1591614-Л - нк; Абдуллин Я.Г. Татарская просветительская мысль: социал. природа и осн. проблемы. – Казань: Иман, 2002. – 305с.
3. 87.3(2); А12 1546896-Т - нк; Абдуллин Я. Мәгърифәт нуры ачар...: Татар иҗтимагый фикере тарихыннан сәхифәләр / Я. Абдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 200б.
Сез үзегезнең райондагы китапханәгә мөрәҗәгать итсәгез, алар Милли китапханәнең китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлеге аша алып, кирәкле китапларга заказ бирәләр: Кремль ур., 33; телефон: (843) 292-77-05; E-Mail: Mba.Nbrt@tatar.ru.