Хөрмәтле китапханә хезмәткәрләре, сезгә соравым бар иде. Сезнең фондларда 1932 елда Мәскәү шәһшрендә М. Җәлил баш сүзе белән чыккан "Чакыру" китабы юкмы? Бер генә данә булса да!!!!!
Исәнмесез!
Китап татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә бар (Кремль ур.,33; тел.:(843)292-70-35):
13012-нк Ә Ч 16 Caqьru / tөz.: K. Urman, Ә. Gәrәj. - Qazan ; Mәskәy : Tatizdat, 1932. - 121 b. - Татар телендә.
Китапны алыр өчен, Сез үзегезнең райондагы үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итәсез. Алар Милли китапханәнең китапханәара абонемент һәм документларны электрон юл белән алдырту бүлегенә мөрәҗагать итәләр адреска:Mba.Nbrt@tatar.ru
420111, Казань, ул. Кремлёвская,33; телефон: (843) 292-77-05
Бу бүлек район китапханәсенә кирәкле битләрнең копияларын электрон вариантта җибәрә ала.