мне нужен стих мусы джалиля май на татарском
Хәерле көн, Айсылу Алмасовна!
М.Җәлилнең «Май» шигыре басылган китапта:
М.Җәлил. Әсәрләр = Сочинения : дүрт томда / М. Җәлил ; СССР ФА, Казан филиалы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм тарих ин-ты; Редколл.: Н. Юзиев(баш ред.) ; Ш. Галиев;Ә. Исхак; Г. Кашшаф .— Казан : Татар. кит. нәшр., 1975-.
1 т.: Шигырьләр, 1918-1941 = Стихотворения, 1918-1941 / ; Томны төзүче, искәрмәләрне хәзерләүче Гази Кашшаф .— 1975 .— 559 б.
Май
Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,
Кышның соңгы суыкларын алып киткән,
Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,
Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.
Куе яшел яфрак ярган ак каен да,
Кибеп, сулып утырмыйм, дип, май аенда.
Без дә чыктык йөгрә-йөгрә яланаяк,
Һәм кояшка кызынырга сузыл да ят!