Центральная детская библиотека

"Китап белән балачак юлы буйлап" (Библиографик квест 4 көн)

 14 февраль көнне балалар китапханәсенең "яшь китап укучылары" исеменә Арчаның 2нче урта мәктәбенең 1 "Б" сыйныф укучылары лаек булды. Балаларга бүгенге сәяхәт һәм яраткан әкият геройлары белән аралашу бик ошады. Һәрвакыттагыча, китапханәдән берәүнең дә китәсе килми, әмма балалар әти-әниләре белән бергә беренче китапларын алыр өчен кабаттан килергә вәгъдә иттеләр.