"Туган якка солдат сәламе"
Сикертән мәдәният йортында "Туган якка солдат сәламе" исемле уллары махсус хәрби хезмәттә булган әти-әниләр , туганнары белән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәне авылыбызның имам -хатыйбы Зиһаншин Мәүлит Мөбәрәкша улы ачып җибәрде.Кичәдә кыю,батыр егетләрнең әти-әниләре дә үзләренең теләкләрен ирештерделәр.Сеҗе авыл җирлеге башлыгы да изге теләкләрен җиткерде,исән-сау йөреп кайтуларын теләде.Кичәбез моңлы җырлар,дәртле биюләр,нәфис сүз белән чиратлашып барды.Илләребез тыныч,күкләребез аяз,егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар диеп кичәбезне тәмамладык.